Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре туган як мәдәнияте белән танышалар

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге – Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган чараларда актив катнашучы.

Мәсәлән, февраль һәм март айларында учреждение коллективы С. Өметбаев ис. Минзәлә татар дәүләт драма театры спектакльләрен карады («Сөясеңме, сөймисеңме?», «Кайнана»), шулай ук Әлмәт татар драма театры гастрольләрендә булды («Синсез килгән язлар»).

Март аенда үзәк хезмәткәрләре Минзәлә туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Фәнни хезмәткәр Марина Лагунова үткәргән экскурсия туган як тарихын өйрәнүгә мотивация формалаштыруга ярдәм итте. Социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, мәдәни ял коллективны берләштереп кенә калмый, ә социаль хезмәтләр алучылар белән эшчәнлекне оештыру өчен яңа идеяләр табарга да ярдәм итә.

Киләчәктә үзәк коллективы ел саен үткәрелә торган «Музейда төн» акциясендә катнашырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International