Кукмара муниципаль районына эш сәфәре барышында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булды.
Ведомство башлыгы тернәкләндерү үзәге бинасын, белгечләр кабинетларын, һөнәри остаханәләрне, шулай ук уен һәм спорт участокларын карап чыкты, социаль хезмәтләр алучыларның ялы өчен тудырылган шартларны бәяләде.
Үзәк белгечләре министрга «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру» программасы буенча ел саен алына торган җиһазларны тернәклендерү процессында нәтиҗәле файдалану турында сөйләделәр.
Балалар һәм ата-аналар белән әңгәмә вакытында Эльмира Зарипова тернәкләндерү курсы кысаларында күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты мәсьәләләре буенча кире элемтә алды.