16 нчы май көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган иҗат дәресе узды.
Тернәкләнүчеләр өчен тематик сәгать үткәрелде, аларга дымка бизәге белән уенчыклар тарихы турында сөйләделәр. Балаларның кызыксынуын үзенчәлекле бизәк уятты, әлеге бизәк уенчыкларга матурлык өсти.
Дәрес ахырында тәрбияләнүчеләр балалар рәсемнәре күргәзмәсен оештырдылар, анда яшь осталар үзләренең фантазияләрен һәм сәнгать зәвыгын тулысынча күрсәттеләр. Мондый дәресләр халык һөнәрчелегенә карата кызыксыну уята, декоратив-гамәли сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли.