«Казан Экспо» үзәгендә махсус балалар өчен зоотерапия уздырдылар

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

15 майда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «EXPO DOG 2022» этләр күргәзмәсе узды.

Чара кысаларында «Казан Экспо» коммерцияле булмаган автоном оешмасы хезмәткәрләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә менталь үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен «Канистерапия» методикасы буенча коррекция-үсеш программасын оештырдылар. Канистерапия вакытында балалар махсус өйрәтелгән этләр белән вакыт уздыра, аларны сыйлый, уңай эмоцияләр ала.

Белгечләр сүзләренә караганда, хайваннар белән хезмәттәшлек киләчәктә балага яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән мөнәсәбәтләрне җайларга ярдәм итәчәк. Канистерапиядә барлыгы 35 бала катнашты. Яшь кунаклар өчен балалар бүлмәсе җиһазландырылган иде, анда психолог күзәтүе астында балалар уйный һәм рәсем ясый алдылар. Программа ахырында балаларны тәмле төшке аш көтте.

Катнашучылар һәм килүчеләр өчен уңайлы булсын өчен ял итү зонасы һәм фудкорд оештырылган иде. Дүрт аяклы хайваннар өчен җан атарга меңнән артык тамашачы килде. Чараның яшь кунакларына һава шарлары һәм экосумкалар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International