12 майдан 15 майга кадәр Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының «Васильево» шифаханәсе базасында «Без бергә» күрү буенча яшь инвалидлар һәм волонтерларының беренче инклюзив слеты узды. Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен социаль тернәкләндерү үзәге белгечләре әлеге чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнаштылар.
Слетка Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән инвалидлар, шулай ук Мәскәү, Марий Эл һәм Чувашиядән кунаклар килгән иде. Мондый чарада беренче тапкыр волонтерлар – В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион институты студентлары катнашты.
Слет программасына тернәкләндерү, танып-белү, спорт чаралары, интеллектуаль уеннар, мастер-класслар кертелгән. Моннан тыш, слет кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Россия Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды.