16 май көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары «Күзләр сәламәтлеген саклыйк!» дигән чарада катнаштылар. Дәрес күрү сәләте бозылуны кисәтү максатыннан үткәрелде.
Белгеч нинди күнегүләр ярдәмендә күз мускулларын ныгытырга мөмкин булуын сөйләде. Алга таба белгеч социаль хезмәтләр алучыларга геометрик фигураны сул яки уң кул белән штрихларга кирәк булган бланклар тәкъдим итте. Мондый күнегүләр баш миенең эшчәнлеген активлаштыра һәм күз мускулларына яхшы йогынты ясый, күз киеренкелеген төшерә, күрү сәләтен арттыра, кан әйләнешен яхшырта, шулай ук «күзләр-кул» системасы эшен координацияләргә мөмкинлек бирә: күз күрә – кул эшли.
Дәрес ахырында социаль хезмәт алучылар чарадан уңай тәэсирләре белән уртаклаштылар. Чарада алты кеше катнашты.