28 апрель көнне Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләрендә социаль хезмәт күрсәтүне оештыру» темасына күчмә семинар-киңәшмә узды. Чарада картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, психик тайпылышлары булган, билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәкләре директорлары һәм белгечләре катнашты.
Семинар кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева 2022 нче елның 1 нче кварталы өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ ясады.
Алабуга, Яшел Үзән психик бозылулары булган гражданнар өчен интернат-йортлары, шулай ук Баулы һәм Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлары белгечләре социаль хезмәт күрсәтүнең стационар учреждениесендә озак вакытлы карау системасын кертү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Моннан тыш, Кама Аланы психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты белгече өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның, шул исәптән когнитив бозулары булган өлкән яшьтәге гражданнарның көндезге мәшгульлеген оештыру буенча мастер-класс үткәрде.
Күчмә чара барышында шулай ук Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да булдылар, анда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән эшләү тәҗрибәсе күрсәтелде.