Көндезге төркемнәрдә яшь инвалидлар күнекмәләр һәм сәләтләрен камилләштерәләр

2022 елның 13 мае, җомга

Лениногорск шәһәрендә яшәүче 2 нче төркем инвалид Михаил Т. «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә оештырылган интеллект бозылулары, аутистик спектры бозылулары булган 18-40 яшьлек кешеләр өчен көндезге тору төркемендә катнаша.

Михаил гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үткәргән һәр дәрескә бик теләп йөри. Чаралар коммуникатив күнекмәләрне һәм иҗади сәләтләрне камилләштерергә, танып-белү процессларын үстерергә ярдәм итә. Шулай ук социаль хезмәт алучысы интеллектуаль үсешләрендә тайпылышлар булган кешеләрне адаптацияләүгә юнәлдерелгән Махсус Олимпиада программалары буенча шөгыльләнә.

Михаил үзе әйтүенчә, аңа дәресләргә йөрү бик ошый, анда төрле эшләнмәләр, физик күнегүләр ясыйлар. Шулай ук көндезге төркемдә катнашучылар бик теләп экскурсияләргә йөриләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International