«Тургай» социаль приютында тәрбияләнүчеләр яшь армиячеләр булдылар

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Саба районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне яшь армиячеләр сафына кабул иттеләр. Тантаналы чарада мәртәбәле кунаклар: социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Саба районы буенча Диңгез җыены советы вәкиле Илдус Галиев, хәрби комиссар Фәнис Закиров, «Юнармия» хәрәкәте Саба бүлекчәсе штабы начальнигы Дилүс Вәлиуллин, сугыш хәрәкәтләре ветераны Илгизәр Идрисов, «Сугышчан туганлык» ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе Айрат Садыйков, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Биккинин катнашты.

Хәрби комиссар балаларның игътибарын илебезнең сакчылары, патриотлар һәм Россиянең лаеклы гражданнары булу, яшь армияче исемен намус һәм горурлык белән йөртү мөһимлегенә юнәлтте. Балалар өчен бу чын характер, кыюлык, максатчанлык һәм патриотизм тәрбияләнә торган мәктәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International