ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбиягә алган гаиләләр өчен түләүләр күләмен атады

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Татарстанда, бигрәк тә авыл җирлегендә, «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» социаль проекты актив тормышка ашырыла. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә хәбәр итте.

«Без өлкән кешене гаиләгә кабул иткән караучыларга – 4тән алып 8 меңгә кадәр, өлкән кешенең инвалидлык төркеменә карап, түләүләр башкарабыз. Түләүне туганнар исеменә рәсмиләштерергә ярамый, чөнки балалар өлкән яшьтәге әти-әниләрен кайгыртырга тиеш», – диде ул.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, нигездә, тәрбиягә өлкән кешене алган гаиләләр ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр яши торган авыл җирлегендә булдырыла.

«Авыл халкы бик игелекле, картларны ялгыз калдырмый. Бүгенге көндә республикабызда 34 тәрбиягә өлкән кешене алган гаилә бар», – дип билгеләп үтте Э.Ә. Зарипова.

Өлкән буын гражданнарын кабул итү атнасы Татарстанда 11 майда старт алды һәм 13 майга кадәр дәвам итәчәк. Өлкән буынга ярдәм итү буенча тематик очрашулар Казанда «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе мәйданчыгында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International