Азнакай районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2022 елның беренче дүрт аенда 9 социаль хезмәткәр һәм 16 аз хәрәкәтләнүче өлкән кешеләрнең туганнарын Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә укытканнар. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре аз хәрәкәтләнүче гражданның йортында куркынычсыз пространство оештыру, авыруны түшәктә позицияләү, урын-җир һәм күзәтү кирәк-яракларын алыштыру, аз хәрәкәтләнүче кеше гигиенасын үтәү буенча дәресләр үткәрделәр.
Мәктәпкә килүчеләр бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат алдылар. Укулар тәмамлангач, аларга мәгълүмати буклетлар тапшырылды.