«Яңарыш» үзәгендә тематик программа уздырылган

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үзәк балалар китапханәсе белән ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында үзәк карамагындагы балалар өчен «Җиңү мае» дигән тематик программа уздырылган. Чараның максаты – илнең героик үткәненә хөрмәт тәрбияләү һәм үз-үзеңне корбан итү, батырлык, патриотизм кебек әхлакый сыйфатларга уңай бәя бирү.

Очрашу кысаларында китапханәче Элеонора Хәбибуллина балаларга совет халкы өлешенә төшкән авыр сынаулар, өлкәннәр белән беррәттән көтеп алынган җиңүне якынайткан балалар, аларның Бөек Ватан сугышы елларында батырлыклары турында сөйләде. Сугыш еллары җырлары һәм тематик мультимедиа презентациясе тернәкләнүчеләргә ул чор кешеләренең батырлыгын тоярга ярдәм итте.

Чара легендар «Җиңү көне» җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International