Шушы көннәрдә Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Фронт гармуны» дигән мәгълүмати-иҗади чара узды. Дәреснең максаты – патриотик хисләр һәм үз илең өчен горурлык тәрбияләү.
Әңгәмә барышында приютта тәрбияләнүчеләр сугыш елларында фронт җырлары һәм гармуннар нинди зур әһәмияткә ия булуын белделәр. Алар солдатларның хәрби рухын күтәргәннәр, ышанырга һәм җиңәргә булышканнар. Бәйрәмнең асылына кереп, кызлар үз идеяләрен иҗади эштә тормышка ашырдылар – күләмле гармунлы тематик открытка әзерләделәр.
Чара ил тарихы турында күзаллауларны киңәйтүгә ярдәм итте.