Яр Чаллының «Ышаныч» үзәгендә хәрби-патриотик уен узды

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан төрле чаралар уздырыла. Белгечләр балага йогынты ясауның традицион булмаган ысулларын табарга, аның эмоциональ һәм әхлакый өлкәләренә омтылалар.

8 май көнне яшь социаль хезмәт алучылар белән «Алга Җиңүгә» дип исемләнгән хәрби-патриотик уен үткәрелде. Балаларга бик күп сынаулар аша каршылыклар полосасын узарга туры килде. Привалда барысы бергә Георгий тасмасыннан бәйрәм бутоньерлары ясадылар, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучы ветераннар өчен котлау открыткалары ясадылар. Соңыннан катнашучыларны солдат боткасы белән сыйладылар.

Уен нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар дәүләт бәйрәмнәре һәм илнең тарихи мирасы турында белемнәрен тулыландырдылар, Җиңү көне турында күзаллауларны ныгыттылар, шулай ук уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International