Сукырлар үзәгеннән социаль хезмәтләр алучы спорт туризмы буенча ярышларда җиңде

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

29 апрельдән 4 майга кадәр Марий Эл Республикасында «Язгы чакырылыш – 2022» җәяүлеләр дистанцияләрендә спорт туризмы буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Россиянең 30 субъектыннан спортчылар катнашты.

Татарстан Республикасыннан Сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы, күрү буенча беренче төркем инвалид Динар Гаянов катнашты. Аны бу ярышларга үзәкнең белгече Георгий Потапов әзерләде.

2 класслы катлаулыкта булган җәяүлеләр дистанциясе 4 этаптан гыйбарәт иде. Динар Гаянов дистанцияне биш минуттан да кимрәк вакыт эчендә үтте һәм беренче булды. Хәзер Динар Гаянов күрү буенча инвалидлар арасында спорт туризмы буенча Россия чемпионатында булачак стартларга әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International