«Яңарыш» үзәгендә спорт чарасы узган

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә махсус олимпиада кысаларында спорт-сәламәтләндерү чарасы узган. Ул социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның физик сыйфатларын үстерүгә һәм аларның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән иде.
Дәвалау физик культурасы буенча Инструктор Ольга Тугаева балаларда хәрәкәтне координацияләүгә күнегүләр комплексын үткәрде. Балалар эстафеталарда һәм ярышларда бик теләп катнаштылар, бер-берсенә актив булыштылар. Барлык командалар да җитезлек һәм физик күнекмәләр күрсәттеләр. Спорт чарасында катнашып, балалар үзләрен тату коллектив итеп тойдылар. Әлеге чара чын мәгънәсендә спорт, сәламәтлек һәм шатлык бәйрәме булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International