«Өмет чаткысы» үзәгенең театр студиясе республика фестивалендә II урынны яулады

2022 елның 29 апреле, җомга

28 апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Театр – All Inclusive» V Республика балалар театр студияләре фестивале узды. Фестиваль «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылды.

Фестивальнең төп максаты – сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларда укуга мотивация һәм сәхнә сәнгате ярдәмендә социаль-актив позиция формалаштыру өчен шартлар тудыру.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең «Овация» театр студиясе «Теремкәй» әкияте белән финалга чыкты һәм мактаулы икенче урынны яулады.

«Өмет чаткысы» үзәгендә инклюзив театр үзенчәлекле балалар өчен арт-терапия чарасы булып тора, аларга әйләнә-тирә дөньяга кушылырга һәм шуның белән бергә үз иҗади мөмкинлекләрен дә белергә ярдәм итә. Җитәкчеләр Ләйсән Галиева һәм Гүзәлия Гыйльфанова сүзләренә караганда, театр студиясендә баланың үз-үзенә ышанычы арта, ул сәхнәдә үзен күрсәтергә курыкмый башлый, иҗади потенциал үсә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International