27 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә эш визиты белән булдылар.
Үзәк белгечләре кунакларны медик-социаль тернәкләндерү һәм социаль адаптация бүлегенең эш спецификасы белән таныштырдылар, үзәк буенча экскурсия уздырдылар, эштә кулланыла торган инновацион технологияләр һәм методикалар белән таныштырдылар, шулай ук үзәктә күрсәтелә торган хезмәтләр системасына аерым игътибар бирделәр.
Экскурсия барышында кунакларга балалар белән эшләүдә кулланыла торган заманча интерактив җиһазлар күрсәтелде.
Т.П. Ларионова билгеләп үткәнчә, «Апрель» үзәге ачылганнан бирле иртә ярдәм күрсәтә. Шулай ук кунак ата-аналарны тернәкләндерү үзәгеннән тыш тәрбия һәм хезмәттәшлек күнекмәләренә өзлексез өйрәтүне ассызыклады.