«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә «Игелек көне» дигән чара узды

2022 елның 29 апреле, җомга

28 апрель көнне Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Игелек көне» дип исемләнгән чара узды. Чара Казан (Идел буе) федераль университетының Физика институты студентлары ярдәме белән үткәрелде.

Үзәкнең нәни тәрбияләнүчеләренә күңел ачу-уен программасы тәкъдим ителде, аның төп идеясе – якыннарга яхшылык һәм үзара ярдәм итү иде. Студентлар-волонтерлар белән бергә балалар кулларның вак моторикасын һәм иҗади фикерләүне үстерүгә ярдәм иткән коллектив кул эшләнмәләрен булдыруда катнаштылар. Иҗади эш тәмамланганнан соң нәниләрне бию хәрәкәтләре нигезләрен өйрәттеләр. Очрашуның финалы дусларча әйлән-бәйлән йөртү булды.

«Здравушка» тернәкләндерү үзәге нигез салынганнан бирле волонтерлык хәрәкәтенә актив ярдәм күрсәтә. Бу еллар эчендә учреждение күп кенә мөһим чаралар өчен мәйданчык булып тора һәм Казан вузлары һәм мәктәпләре белән хезмәттәшлекне дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International