«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә әдәби атна

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗатына багышланган тематик атна узган.

Быел Г. Тукайның тууына 136 ел булды. Шул уңайдан үзәктә балалар белән берлектә тәрбия-белем бирү программасы оештырылган иде, ул театральләштерелгән, уен һәм коммуникатив эшчәнлекне үз эченә алды. Тәрбиячеләр тематик почмак оештырдылар, анда балаларның Г. Тукай әсәрләре буенча рәсемнәре һәм шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирелде.

Тәрбияче Филсинә Гарәфиева «Тукайның әкият дөньясы» дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрде, тәрбияләнүчеләр видеофильм карадылар, авторның танылган әсәрләрен укыдылар. Шулай ук балалар Г. Тукай әкиятләре буенча кечкенә сюжетлы-рольле инсценировкаларда катнаштылар.

Педагог сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда туган телгә, туган җиргә мәхәббәт һәм хөрмәт, дөньяга эстетик караш тәрбияли, татар авторларының бай мәдәни мирасы белән танышу мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International