Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә укытучы-логопед Светлана Юрина үз эшендә традицион булмаган технология – Марблс ташлары белән дәресләр куллана.
Марблс – төрле формадагы һәм төстәге пыяла ташлар. Үзенчәлекле балаларда шөгыльләнүгә кызыксыну кимү, тиз арып талчыгу күзәтелә. Балаларга пыяла ташлар белән уйнау бик ошавын күреп, тернәкләндерү үзәге белгече аларны эштә даими кулланырга булган. Бу төрле төстәге предметлар белән шөгыльләнү балаларда көчле хис-тойгылар һәм иҗади энергия уята. Моннан тыш, бу кулларның вак моторикасын, менталь тайпылышлары булган балаларның фикерләвен бик яхшы үстерә, бала сөйләменең үсешен тизләтә.