Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен «Кыр чәчәкләре» арт-терапия чарасы узды. Чараның максаты – декоратив-гамәли иҗатның төрле төрләре белән танышу, яңа белемнәр һәм осталыклар алу.
Чара барышында учреждение белгече пластиктан эшләнгән әзер эшләнмәләрне күрсәтте. Чарада катнашучылар пластик белән эшләү техникасы, мәк, нарцисс, лаванда чәчәкләре ясау үзенчәлекләре, аерым детальләрне эшкәртү, эшләнмә җыю үзенчәлекләре турында белделәр.
Социаль хезмәт алучылар билгеләп үткәнчә, алар өчен декоратив-гамәли иҗат юнәлеше яңа. Дәрес вакытында өйрәнелгән техника кул астындагы материалларны кулланырга мөмкинлек бирә. Көнкүреш калдыкларын матур һәм файдалы әйбергә әверелдерү процессы зур ләззәт һәм шатлык китерә.
Чарада ун кеше катнашты.