«Апрель» тернәкләндерү үзәге туган көнен билгеләп үтте

2022 елның 22 апреле, җомга

21 апрельдә Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге 21 нче туган көнен билгеләп үтте.

Бәйрәм уңаеннан балалар өчен тантаналы чара оештырылды. Тернәкләндерү үзәге карамагындагыларны күчтәнәчләр белән сыйладылар, теләгән кешеләргә аквагрим ясадылар. Үзәк педагоглары һәм аниматорлар балалар белән күңел ачтылар.

Чарага илледән артык кеше килгән, шул исәптән социаль адаптация һәм медик-социаль тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре дә.

Коллективны туган көне белән котларга музыкант Иркә Гайнемхәмитова килгән иде. Аның башкаруында татар халык җыры һәм скрипкада чит ил композициясе яңгырады. Моннан тыш, үзәк педагоглары хезмәттәшләрен музыкаль һәм бию номерлары белән котладылар.

Директор Наталья Николаевна хезмәткәрләргә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде, үзәкнең киләчәктәге үсеш перспективалары турында сөйләде, барысына да нәтиҗәле эш һәм иҗади уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International