Министрлыкта 2022 елның 1 кварталында өстенлекле бурычларны тормышка ашыруга йомгак ясалды

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

17 декабрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды, анда халык арасында сораштыру нәтиҗәләре каралды һәм ведомствоның 2022 елга куелган максатлары һәм бурычлары билгеләнде.

Министрлыкның 2022 елга халык алдында формалаштырылган максатлары исемлеге түбәндәгечә:

1. Хәерчелеккә каршы көрәш. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гражданнар санын иң азында 25 меңгә киметү;

2. 17 социаль әһәмиятле хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү. Хезмәтләр алуга электрон гаризаларның өлешен 90 проценттан да ким булмаган дәрәҗәдә саклап калу;

3. Мәшгульлеккә ярдәм итү. Теркәлгән эшсезлекнең эшче көчләр саныннан 1 проценттан артык үсешен булдырмауны тәэмин итү;

4. Инвалидларны, инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү. Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында тернәкләндерү һәм абилитация буенча хезмәт күрсәтүләрнең колачын арттыру: инвалид балалар 79%тан 84%ка кадәр, инвалидлар 75%тан 80%ка кадәр;

5. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең автотранспорты белән 65 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнарның кимендә 15 процентын медицина оешмаларына профилактик тикшерүләргә һәм диспансерлаштыруга китерүне тәэмин итү.

2022 елның беренче кварталында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру турында мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://mtsz.tatarstan.ru/otcheti-ob-ispolnenii-tseley-i-zadach-5237309.htm?pub_id=3214253.

«Инвалидларны, инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү. Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында тернәкләндерү һәм абилитация буенча хезмәт күрсәтүләрнең колачын арттыру: инвалид балалар 79%тан 84%ка кадәр (кимендә 8,5 мең кеше), инвалидлар 75%тан 80%ка кадәр (кимендә 7,5 мең кеше)» максатын үтәү кысаларында беренче кварталда тернәкләндерү үзәкләрендә 1 684 инвалидка, 3 356 инвалид балага һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга комплекслы тернәкләндерү һәм абилитация хезмәтләре күрсәтелгән.

Моннан тыш, 2022 елның 1 апреленә медицина оешмаларына 13,4 мең кеше китерелгән, шул исәптән 6,6 мең кеше (4,06%) диспансерлаштыруга һәм профилактик тикшерүләргә озатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International