«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә спорт-күңел ачу чарасы узган

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

19 нчы апрель көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Джунгли чакыра» дигән спорт-күңел ачу чарасы узды. Аны үзәкнең музыка җитәкчесе А.В. Айбашева, «Инклюзив мохит» Волонтерлар яшьләр берләшмәсе педагоглары һәм волонтерлары уздырдылар.

Чараның максаты: балаларның сәламәтлеген ныгыту, коллективизм һәм үзара ярдәмләшү хисе тәрбияләү. Башта тернәкләнүчеләр джунглида яшәүчеләр турындагы сорауларга җавап бирделәр. Аннан соң ике командага бүленеп алар каршылыклар юлын уздылар, төрле биремнәрне үтәделәр.

Ярышларда балалар һәм аларның әти-әниләре актив катнашты. Бәйрәм кунаклары – М.Р. Нигъмәтуллин, А.У. Хаҗиев һәм аның волонтерлар командасы һәр балага бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International