«Өмет» үзәге көндезге төркемдә катнашучылар өчен экскурсия оештырды

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

18 апрельдә, Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көнендә, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре Биектау районының Камай авылы территориясендә урнашкан Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгына экскурсия оештырганнар. Чарада көндезге төркемнән җиде кеше катнашты.

Экскурсиянең максаты шәхеснең мәдәни һәм рухи үсеше, туган як мәдәнияте, көнкүреше һәм тарихы белән танышу иде. Социаль хезмәт алучылар мәдәни мирас объектлары белән кызыксындылар, район турында яңа фактлар белделәр, ә кайберләре беренче тапкыр Иске Казан музей-тыюлыгында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International