18 нче апрель көнне Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында «Театр һәм балалар – 2022» дип исемләнгән беренче фестиваль-конкурс узды. Ярышта шәһәрнең үзенчәлекле яшьләр арасында мәдәни, социаль һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче иҗат коллективлары катнашты.
«Игелек планетасы» яшьләр һәм инвалидлар региональ иҗтимагый оешмасы тамашачыларга «Нәрсәдә көч» дигән музыкаль әкият күрсәтте. Яшь артистлар «Башкаруның оригинальлеге» номинациясендә иң яхшысы булдылар.
«Алтын ачкыч» рус халык театры Н.В. Гогольнең «Раштуа алдыннан төн» пьесасыннан өзек белән чыгыш ясады. Спектакль «Артистлык планетасы» номинациясендә җиңүче булды.
Иң яхшы актерлык уены өчен Игорь Капустинга һәм Вероника Цыбулинага дипломнар тапшырылды.
«Астра» тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Бака-патшабикә» әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр, «Театраль дебют» номинациясендә җиңделәр. Мактау грамоталары белән шулай ук Дамир Селиванов, Полина Подшивалова һәм Ульяна Балобанова бүләкләнде.
Чараның төп бурычлары мөмкинлекләре чикле балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, аларны социаль адаптацияләү, театр сәнгате аша актив мәдәни тормышка җәлеп итү, шулай ук инклюзив театрларны популярлаштыру иде.