18 апрель көнне Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Космик сәяхәт» дигән чара узды. Ул 80-нче номерлы гимназия укучылары-волонтерлары ярдәме белән оештырылды.
Тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә космос турында кешелек белемнәренә багышланган күңел ачу-агарту программасы тәкъдим ителде. Гимназия укучыларына Кояш системасының ерак почмакларына сәяхәт турында спектакль күрсәттеләр, төрле планеталар өслегендәге шартлар турында сөйләделәр.
«Добровольцы – детям» IX Бөтенроссия акциясе кысаларында «Балалар-балаларга. Бергә булдырабыз» девизы астында уздырылган чара үсеп килүче буынның инвалидлыгы булган яшьтәшләренә толерант мөнәсәбәт тәрбияләүдә, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социальләштерүдә ярдәм итте.