Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «IT-инженер – киләчәк Һөнәре» дигән темага һөнәри юнәлеш бирүче сәгать узды.
Дәрес балаларның кирәкле һөнәрләр турында күзаллауларын киңәйтү, яңа белгечлекләр турында белү мөмкинлеге бирде. Балалар заманча дөньяда компьютер инженериясенең һәм программа системаларының мөһим роле турында белделәр. Тәрбияче Наталья Белова робототехника, мәгълүмати технологияләр юнәлеше буенча белем алу мөмкинлеге турында, моның өчен кирәкле белемнәр турында сөйләде.
Чараның ахырында балалар «Навигатум. Һөнәрләр калейдоскобы» дигән темага түгәрәк өстәл узды, балалар төрле һөнәрләр буенча фикер алыштылар, компьютер технологияләре көндәлек тормышта киң кулланыла дигән нәтиҗәгә килделәр.