Әлмәттә эш эзләүчеләр белән онлайн-әңгәмә үткәрделәр

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

«Әлмәт транспорт идарәсе» МУП катнашында Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә эш бирүче көне узды. Чара авыл җирлегеннән эшкуарлар белән онлайн-әңгәмә форматында узды.

Эш бирүче тарафыннан түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: автобус йөртүче, троллейбус йөртүче, хәрәкәт составын ремонтлау буенча слесарь, электр җиһазларын ремонтлау буенча слесарь, электромонтер. Видеоэлемтә барышында «Әлмәт транспорт идарәсе» МУП авыл җирлекләре башлыкларына һәм эш эзләүчеләргә эш шартлары һәм режимы, хезмәт хакы күләме, шулай ук тулай торактагы бүлмә / урынны рәсмиләштерүдә ярдәм итү мөмкинлеге турында хәбәр итте. Моннан тыш, предприятиедә троллейбус йөртүчеләрне, алга таба эшкә урнашып, аена 25 000 сум күләмендә гарантияләнгән стипендия түләп, укыту оештырылган.

Әлмәттә вакансияләр ярминкәләре онлайн-форматта даими үткәреләчәк. Әлеге чараларда катнашу өчен гаризалар (8553) 32-34-95 телефоны буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International