Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова яшүсмерләр арасында «Мәгълүмати навигатор» технологиясе буенча медиа белем бирү практикумын үткәрде. Чара 16 нчы социаль участокта узды. Анда 14 бала катнашты.
Дәреснең максаты: телдән сөйләмне өйрәнү, сүзлек запасын, логик фикерләүне, иҗади карашны үстерү, медиатекстларны кабул итү һәм анализлау сәләтен формалаштыру.
Эш барышында катнашучыларга күнегүләр һәм иҗади биремнәр тәкъдим ителде. Алар барысы да вакыйгаларны модельләштерү һәм конструкцияләүгә, күзаллауны һәм фантазияне үстерүгә юнәлдерелгән иде. Кайбер күнегүләр төркемдә башкарылды, ә кайберләре – индивидуаль. Дөрес аралашу күнекмәләрен үстерү, бирелгән темага үз фикерләрен белдерү максатыннан дәрестә катнашучылар бирелгән темаларга текстлар төзергә тиеш иделәр. Белгеч ярдәме белән барысы да биремне үтәделәр.