Зәй көллиятен тәмамлаучылар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды

2022 елның 15 апреле, җомга

14 нче апрель көнне Зәй политехник көллият базасында чыгарылыш курсларда белем алучы укучылар өчен «Карьера башы – 2022» дип аталган махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелде.

Чарада районның 12 предприятиесе һәм оешмасы катнашты: «Союз-Агро» ҖЧҖ, «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ, «Зәй крекеры» кондитер фабрикасы» ҖЧҖ, «Челтәр компаниясе» ААҖ филиалы «Түбән Кама электр челтәрләре», Зәй радиоэлектрон чаралары, Зәй «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсе ҖЧҖ, «Таттелеком» ГАҖ, «Татэнерго» АҖ филиалы – Зәй дәүләт район электр станциясе, «Зәй-Икмәк» ҖЧҖ, «Зәй шикәре» ААҖ, «Восток» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Агрофирма «Зәй» ҖЧҖ, «Мәгариф идарәсе» ТР ЗМР МКУ комитеты рәисе. Эш бирүчеләр докладлар һәм презентацияләр белән чыгыш ясадылар, җитештерү структурасы, процесслары, вакансияләр, хезмәт шартлары, хезмәт хакы, иҗтимагый тормыш һәм социаль гарантияләр турында сөйләделәр.

Мәшгульлек үзәге директоры Е.В. Андреева укучыларга учреждениенең хезмәтләре, шулай ук актуаль проектлар һәм программалар, мәсәлән, «Беренче эш урыны» эшкә урнашу программасында катнашу мөмкинлекләре турында сөйләде. Укучылар хезмәт базарында ихтыяҗ аеруча зур булган белгечлекләр һәм һөнәрләр буенча бушлай һөнәри белем алу тәртибе һәм шартлары турында белделәр. Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Россиядә эш» порталында эш эзләү мөмкинлекләре турында сөйләделәр, мәгълүмати буклетлар тараттылар.

Чараның икенче өлешендә укучылар потенциаль эш бирүчеләр белән шәхсән таныша һәм әңгәмә уза алдылар.

Вакансияләр ярминкәсенә политехник көллиятнең чыгарылыш курсларында белем алучы 102 укучы килде, аларның 55е алга таба эшкә урнашу өчен анкеталар тутырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International