«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар катнашында концерт узды

2022 елның 15 апреле, җомга

15 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында концерт булды. Ул Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган иде. Чара социаль хезмәтләр алучыларның үз-үзләрен күрсәтү, иҗади потенциалларын, сәләтләрен һәм талантларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Концерт программасында татар, рус халык, эстрада җырлары һәм биюләре тәкъдим ителде. Тамашачылар социаль хезмәт алучыларның соло номерларын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Чара ахырында алып баручы катнашучыларга зарядка ясарга һәм очрашуны татар биюе белән тәмамларга тәкъдим итте.

Шулай итеп, социаль хезмәт алучылар үз-үзләрен күрсәтү, сәхнә чыгышы һәм үзара адаптив социаль хезмәттәшлек тәҗрибәсе алдылар.

Чарада 33 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International