14 нче апрельдә «Васильево» шифаханәсе базасында вакытлыча урнаштыру пунктында Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләр өчен тагын бер күчмә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе уздырылган. Эш эзләүчеләргә 20 вакансия тәкъдим иттеләр.
«ЗВКС» АҖнә лаборант, микробиолог, автомобиль ремонтлау буенча слесарь, cуүткәргеч хуҗалыгы контролеры, рәшәткә артында оператор, урам себерүче, юл эшчесе, технолог, баш энергетик (сәнәгатьтә), штукатур-маляр, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, автобус йөртүчесе, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча инженер, автомобиль йөртүче, авария-торгызу эшләре слесаре кебек эшчеләр кирәк.
ДКУ «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты» дезинфектор, махсус кием юу һәм ремонтлау буенча машинист, музыка җитәкчесе, производство һәм хезмәт биналарын җыештыручы, тәрбияче кебек эшчеләргә ихтыяҗ кичерә.
Үткәрелгән чара нәтиҗәләре буенча 30 граждан арасында кабат әңгәмәгә 11 кеше язылды.