Яр Чаллыда мәҗбүри күченүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллыда вакытлыча урнаштыру буенча ике пунктта, «Жемчужина» шифаханәсендә һәм «КамазЖилБыт» тулай торагында, Украина территориясеннән Россия Федерациясенә эвакуацияләнгән гражданнар өчен махсус вакантлы эш урыннары ярминкәләре оештырылды.

Мәшгульлек үзәге белгечләре гражданнар белән аерым әңгәмә кордылар һәм нинди һөнәр буенча эшләүләрен, нинди эш табарга теләүләрен белделәр. Ярминкәдә катнашу өчен нәкъ менә шушы теләкләргә туры килә торган предприятиеләр чакырылган иде.

Чарада катнашучылар арасында «КАМАЗ» АГҖнең кою заводы, «Кориб» компанияләр группасы, «Технотрон Метиз» ҖЧҖ, «Домкор Индустрия» ҖЧҖ, «Челны-Икмәк» АҖ, «Болгарпиво» ААҖ, «Начало» производство берләшмәсе ҖЧҖ, Лоханина А.А. шәхси эшмәкәр һ.б. – барлыгы 21 эш бирүче бар иде. Алар инженер-технолог, юрисконсульт, маркетинг буенча белгеч, кондитер, официант, слесарь-ремонтчы, сатучы, пешекче, автомобиль йөртүче, автоэлектрик, механик, эшче, склад хезмәткәре һ.б. һөнәрләр буенча 195 вакансия тәкъдим иттеләр.

Вакансияләр ярминкәсендә 58 кеше булды. 45 кеше анкета тутырды һәм эшкә урнашырга әзерлек белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International