«Гарденотерапия» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Яшел Үзән «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучыларга гидропоника ысулы белән үсентеләр утыртуның яңа ысулы тәкъдим ителгән. Метод учреждениедә беренче тапкыр кулланыла.
Экспериментның максаты –бу ысулның өстенлекле якларын өйрәнү (суны һәм туклыклы матдәләрне экономияләү, үсемлекләрне карауда җиңеллек). Белгеч Татьяна Макарова белән бергә тәрбияләнүчеләр гидропоника әзерләделәр, ә аннан соң, инструкция буенча, петуния үсентеләрен утырттылар. Хәзер балаларның төп бурычы – үсемлекләрне күзәтү һәм карау.
Шундый утыртуның өстенлекле яклары ачыкланса, ул шәхси хуҗалыклар алып барганда социаль хезмәт алучылар тарафыннан файдаланылачак.