Әлмәт укучыларының ата-аналарын балаларга һөнәри үзбилгеләнештә ярдәм итәргә өйрәтәләр

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә шәһәр мәктәпләренең ата-аналар комитетлары рәисләре өчен тренинг элементлары белән дәрес үткәрделәр. Әлеге чара 9-11 сыйныф укучыларының булачак һөнәрен билгеләүгә юнәлдерелгән.

Күнегүләрдә актив катнашу ата-аналарга үзләренә читтән карарга, һөнәр сайлар алдыннан үз кичерешләрен искә алырга ярдәм итте – бу киләчәктә яшүсмергә үз юлын сайларга, ата-ана йөзендә иң яхшы дустын һәм остазын табарга ярдәм итәчәк. Шулай ук һөнәри үзбилгеләнешне сайлаганда хаталар да яңгырады. Дәрес нәтиҗәләре буенча ата-аналарга яшүсмерләр белән бергә эшләү өчен өй эше бирелде, методик материаллар тапшырылды.

Тренингта ата-аналар комитетының алты рәисе катнашты.

Киләсе шундый чара 22 апрельгә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International