11 нче апрель көнне Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә синтезатор музыка концерты узды. Үзәккә кунакка 2 нче балалар музыка мәктәбе укучылары килде. Аларны мәктәп укытучысы А.А. Галиева озата барды.
Әлеге чара мөмкинлекләре чикле балаларның психоэмоциональ чистарынуына, музыка ярдәмендә иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде. Программага классик һәм эстрада музыкаль әсәрләре кертелгән иде. Тернәкләнүчеләр чыгышларны бик теләп тыңладылар һәм яшь башкаручыларны алкышладылар.
Музыкаль бәйрәм ахырында балаларны татлы бүләкләр белән сыйладылар.