8 апрель көнне Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Әлмәт транспорт идарәсе» МУП катнашында эш бирүче көне узды. Эш бирүче автобус йөртүче, троллейбус йөртүче, электромонтер, хәрәкәт составын ремонтлау, электр җиһазларын ремонтлау буенча слесарь вакансияләрен тәкъдим итте.
Чара онлайн-әңгәмә форматында узды. Анда авыл җирлегеннән эш эзләүчеләр катнашты. Моның өчен авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан авылларда мәгълүмати эшләр башкарылды. Мәсәлән, Клементейкино авыл җирлеге башлыгы өч эш эзләүче белән онлайн-әңгәмә мәйданчыгына кушылды, аларны күчмә составны ремонтлау буенча слесарь вакансиясе кызыксындырды.
Видеоэлемтә барышында «Әлмәт транспорт идарәсе» МУП катнашучыларга эш шартлары һәм режимы, хезмәт хакы күләме, шулай ук тулай торактагы бүлмәне / урынны рәсмиләштерүдә ярдәм итү мөмкинлекләре турында хәбәр итте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, предприятиедә троллейбус йөртүчеләрне, алга таба эшкә урнаштырып, аена 25 000 сум күләмендә гарантияләнгән стипендия түләп, өйрәтү оештырылган.
Онлайн-форматта вакансияләр ярминкәләре даими үткәреләчәк. Эш бирүчеләрнең һәм эш эзләүчеләрнең онлайн-ярминкәләрдә һәм әңгәмәләрдә катнашу өчен заявкалары (8553) 32-34-95 телефоны буенча кабул ителә.