11 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен «Сәламәтлек минуты» дигән викторина үткәрелде. Чараның максаты – үз сәламәтлегеңә сакчыл караш һәм кеше тормышының кыйммәтләрен тәрбияләү.
Катнашучылар ике командага бүленеп, «Анаграммалар» һәм «Безнең тән» интеллектуаль бәйгеләрендә азарт белән катнаштылар, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр һәм әйтемнәрне күрсәттеләр, шаян сорауларга һәм табышмакларга җавап бирделәр. Шулай ук социаль хезмәт алучыларга төрле эстафеталар тәкъдим ителде.
Хәрәкәтчән һәм акыллы активлыктан соң викторинада катнашучылар өй шартларында сәламәтлек турында кайгыртуның серләре белән уртаклаштылар.
Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында үткәрелгән чарада 12 кеше катнашты.