«Астра» белгечләре үзәкнең эшчәнлеге турында сөйләделәр

2022 елның 8 апреле, җомга

Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү үзенчәлекләре» дигән муниципаль семинар-практикумда әйдәп баручылар сыйфатында чыгыш ясаганнар. Чара А.Т. Гәрәев ис. 2 нче балалар музыка мәктәбе базасында узды.

Белгечләр музыка мәктәпләре педагогларына үзәкнең эшчәнлеге һәм оешманың эше турында сөйләделәр. Үзенчәлекле балалар белән эшләү технологияләре, формалары һәм методлары тәкъдим ителде. Практик өлештә укытучы-дефектолог Альбина Елизарова, музыка җитәкчесе Екатерина Токмакова һәм Монтессори-педагог Гөлнара Сабитова Go Talk альтернатив коммуникация чараларын һәм PECS карточкаларын куллану буенча мастер-класслар үткәрделәр.

Семинар кысаларында музыка мәктәпләре педагоглары һәм тернәкләндерү үзәге белгечләре инклюзив белем бирүне оештыруның заманча мөмкинлекләре һәм алга таба хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International