Бүген Яр Чаллыда вакытлыча урнашуның ике пунктында, «Жемчужина» шифаханәсендә һәм «КамазЖилБыт» тулай торагында Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләр өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәләре оештырылган.
Алдан мәшгульлек үзәге белгечләре һәр граждан белән әңгәмә кордылар. Ярминкәдә катнашу өчен нәкъ менә гражданнарның күнекмәләренә һәм теләкләренә туры килгән эш урыннары тәкъдим итүче предприятиеләр чакырылган иде.
23 эш бирүче, шул исәптән «КАМАЗ» ГАҖ, «Хайер Индастри Рус» ҖЧҖ, «Сатурн» ҖЧҖ, «ТАТПРОФ» АҖ, «Домкор Индустрия» ҖЧҖ, «СпецОдежда-НЧ» ҖЧҖ, 25тән 65 мең сумга кадәр хезмәт хакы булган 1 187 вакансия тәкъдим итте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эш бирүчеләр эш белән генә чикләнмичә, туклану һәм торак өчен компенсация дә тәкъдим итә. Әйтик, «КАМАЗ» ГАҖ, гражданнар үз күзләре белән эш урыннарын күрсен өчен, үз предприятиеләренә экскурсия оештырырга планлаштыра.
Вакансияләр ярминкәсендә 109 кеше булды. Һәр эш бирүче анкета тутырды һәм эшкә урнашырга әзерлек белдерде.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бу юнәлештә эшне дәвам итәргә һәм көн саен шәһәр эш бирүчеләре белән очрашулар үткәрергә планлаштыра.