Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музеенда булып кайтканнар.
Экскурсовод Гүзәлия Шәрәфиева музей буйлап экскурсия үткәрде, балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Балаларга Тукай киемнәрен, көнкүреш әйберләрен, шагыйрьнең кулъязмаларын күрсәттеләр. Экскурсия кечкенә Габдулла тәрбияләнгән Сәгъди абыйның өендә дәвам итте.
Чараны оештыручы Гөлнара Салихҗанова билгеләп үткәнчә, мондый экскурсияләр балаларда туган телгә, укуга, шигърияткә карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук татар авторларының бай мәдәни мирасы белән танышу мөмкинлеге бирә.