Яр Чаллының 54нче гимназиясенең «Замана» берләшмәсенең яшь артистлар репертуарында инде бик күп әкиятләр һәм сәхнәләштерүләр бар. 7 апрель көнне балалар «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә татар телендә «Алтын каурый» әкиятен күрсәттеләр.
Артистларның матур милли киемнәре, дөрес итеп куелган татар сөйләме, әкиятнең кызыклы сюжеты – болар барысы да тамашачыларга бик ошады. Кечкенә артистлар һәм төркем җитәкчесе тырышлыгы белән тернәкләнүчеләр әкият дөньясына чумдылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Чара Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында оештырылды.