7 апрельдә вакытлыча урнаштыру пунктында – «Ливадия» шифаханәсендә – Украина, Луганск һәм Донецк халык республикалары территорияләреннән Россия Федерациясенә эвакуацияләнгән гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе узачак.
Чара 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр барачак.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә «Метроэлектротранс» МУП, «Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» АҖ, Казан шәһәре «ПАТП № 4» МУП, Казан шәһәре «ПАТП № 2» МУП, «Кулонэнергомаш» АҖ, «3 нче номерлы тимер-бетон эшләнмәләр заводы» АҖ, «Таттелеком» ГАҖ, «КазХимНИИ» АҖ катнашачак.
Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: инженер-метролог, сатып алулар буенча инженер, тегүче, резин эшләнмәләр һәм детальләр ябыштыручы, офис-менеджер, кою цехы мастеры, икътисадчы-бухгалтер, токарь, эретеп ябыштыручы, тимер-бетон эшләнмәләр һәм конструкцияләр формалаштыручы, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, сервис менеджеры, сату һәм хезмәт күрсәтү офисы белгече, кондуктор, машина йөртүче, автомойщик һ.б.
Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре гражданнарга эшкә урнашу мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр.