Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан күченеп килергә мәҗбүр булучыларга эшкә урнашуда ярдәм итәләр

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Бүген «Васильевский» санаторие базасында Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм итү өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды.

Алдан халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан вакытлыча урнаштыру пунктында консультация пункты җәелдерелде, гражданнарны анкеталау үткәрелде. Аралашу барышында белгечләр күченүчеләрнең белем дәрәҗәсен, булган һөнәри тәҗрибәсен һәм киләчәк эшчәнлеккә теләкләрен ачыкладылар. Сораштырулар нәтиҗәләре буенча вакансияләр исемлеге формалаштырылды һәм ярминкәдә катнашу өчен гражданнарның теләкләренә һәм күнекмәләренә туры килә торган эш урыннарын тәкъдим итә ала торган предприятиеләр сайлап алынды.

Анкеталаштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, эшкә яраклы кешеләрнең 100 % ы эшләргә тели һәм әзер. Пенсия яшендәге берничә граждан да эшкә урнашырга теләк белдерде.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә Казан, Яшел Үзән шәһәрләреннән, Васильево бистәсеннән «Блеск» ҖЧҖ (Казан), «Васильево» санаторие, «Васильево икмәк заводы» АҖ, «Агроторг» ҖЧҖ, «Авалон-продакшэн» ҖЧҖ, «Яшел Үзән икмәк комбинаты» ЯАҖ, «ПОЗИС» АҖ, «Коммуналь хуҗалык» МУП, «Регион-пронтех» ҖЧҖ эш бирүчеләре катнашты. Тәкъдим ителгән вакансияләр спектры шактый киң. Бер үк вакытта торак белән тәэмин итү буенча тәкъдимнәр дә бар, бу, әлбәттә, барлыкка килгән ситуациядә бик актуаль.

Шундый ук ярминкәләр, эш бирүчеләр белән очрашулар даими рәвештә үткәреләчәк. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең консультация пункты да эшен дәвам итәчәк – теләге булган һәр кешегә шәхси консультация биреләчәк.

Үткәрелгән чара нәтиҗәләре буенча кабат әңгәмәгә 38 кеше язылды, аларның 25е Серго исемендәге заводта эш белән кызыксынды. «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ вәкилләре, кешеләр үз күзләре белән эш урыннарын күрсен, эш шартлары белән танышсын, әңгәмә уза алсын өчен, экскурсия үткәрергә тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International