«Астра» тернәкләндерү үзәгендә арт-терапия дәресе узды

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Бүген Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә арт-терапия буенча «Уң як ярымшар рәсем ясау» дигән дәрес узды. Чарада тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар катнашты.

Бу рәсем ясау техникасында баш миенең һәм уң як, һәм сул як ярымшарлары эшли. Тәрбияче җитәкчелегендә укучылар фонны тонларга, буяуларны кушырга һәм гадәти булмаган эффектлар тудырырга өйрәнделәр. «Тернәкләнүчеләрнең һәм аларның ата-аналарының иҗади потенциалын ачып, без һәркемгә психологик яктан уңайлы, якты һәм эмоцияләргә бай, яңа, тылсымлы дөньяга юл ачабыз», – дип билгеләп үтә педагог Лилия Кашапова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International