Бүген Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тылсымлы кош» дигән мастер-класс узды. Өзек-өзек аппликация техникасы белән балалар искиткеч рәсемнәр ясадылар.
Чараны «Олимп» балалар иҗаты үзәге белгечләре һәм мәктәп яшендәге волонтерлар белән берлектә оештырдылар. Дәреснең максаты – балаларда иҗади фикерләүне һәм вак моториканы үстерү.
Һәр бала дәрестән канәгать калды. Балалар үзләренең иҗади эшләрен әти-әниләренә бүләк иттеләр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, иҗади чара «Добровольцы – детям» Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелде.