Әлмәт кадрлар үзәгендә эш бирүчеләр белән очрашу узды

2022 елның 1 апреле, җомга

Кичә, 31 март көнне, Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә эш бирүчеләр белән билгеләнгән квота һәм инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ затларны эшкә урнаштыру өчен резервланган эш урыннары санын үтәү мәсьәләсе буенча очрашу узды.

Кадрлар үзәге белгечләре предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләрен эш эзләүчеләрнең резюмелары белән таныштырдылар, гарантияләнгән яки онлайн-әңгәмәне оештыру мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Шулай ук эш бирүчеләргә 30 яшькә кадәрге яшьләрне эшкә урнаштыру өчен субсидия алуга гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр иттеләр. Әйтик, инвалидлыгы булган яшь кешене эшкә урнаштырганда, эш бирүче эшкә урнашу датасыннан бер, өч, алты ай узгач, үз чыгымнарын өлешчә каплый ала.

Очрашу барышында билгеләнгән квотаны үтәү өчен башка эш бирүчедән эш урынын арендалау мәсьәләсе дә каралды. Кайбер эш бирүчеләр инде инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урынынын арендалау килешүен төзегән, икенчеләре мондый мөмкинлекне карый.

Чарада 14 эш бирүче вәкиллләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International