Өлкәннәргә ярдәм итүнең мөһим юнәлешләре турында турыдан-туры эфир кысаларында фикер алышалар

2022 елның 1 апреле, җомга

Бүген Казанда «ВКонтакте» социаль челтәре мәйданчыгында «Объясняем. Республика Татарстан» проектының «Көмеш яшь: ярдәм» дигән темага туры эфир оештырыла. Социаль әһәмияткә ия темаларга онлайн-чаралар Россия Хөкүмәтенең «Объясняем.рф» федераль мәгълүмати проекты кысаларында үткәрелә.

Чара спикерларының берсе – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль хезмәт күрсәтү методологиясе  бүлеге башлыгы Анжелика Вәлиева.

Трансляцияне түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://vk.com/obyasnyaemrt.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International